Соңгы тәүлектә Россия армиясе Украина кораллы көчләренең хәрби объектларын бик көчле һөҗүмгә тоткан.
Киев шәһәре һәм Киев өлкәсендә хәрби сәнәгать предприятиеләренә, ягулык-энергетика комплексы объектларына, шулай ук Украинаның кайбер өлкәләрендә хәрби аэродромнар инфраструктурасына зыян килгән.
Оборона министрлыгыннан аныклап үтелгәнчә, Киев шәһәрендә еракка оча торган ракеталарны идарә итү системаларын җитештерүче “Радионикс” предприятиесенә, еракка оча торган пилотсыз очкычлар җыючы “Атлон авиа”, пилотсыз очкычларны модернизацияләүче “Антонов” предприятиесе һәм башка шундый предприятиеләргә бик зур зыян салынган. Шулай ук һөҗүм барышында Киевнең һәм Киев өлкәсенең газ бүлү станцияләре юкка чыгарылган.








