Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кырым белән Севастопольнең Россиягә кушылуы көне уңаеннан MAX каналында хәбәр урнаштырган.
«18 мартта без илебезнең заманча тарихында истәлекле датаны – Кырымның Россиягә кушылуының 12 еллыгын билгеләп үтәбез. Бүген без ярымутрауның үзгәрүен, аның инфраструктурасы һәм икътисады үсүен, төбәкләр арасында мәдәни элемтәләрнең ныгуын күрәбез», – дигән ул.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан белән Кырым арасында икътисадта, социаль-мәдәни өлкәләрдә тыгыз хезмәттәшлек урнаштырылган һәм үзара дустанә мөнәсәбәтләр саклана.
Миңнеханов мөрәҗәгатендә Кырым халкына тынычлык, иминлек һәм уңышлар теләгән.




