6 июньдә Чүпрәле районының Кече Чынлы авылы Сабан туенда быел да хатын-кызлар арасында мавыктыргыч милли көрәш ярышлары узачак.
Ир-ат көрәшчеләрне өч төркемгә бүлеп бүләкләячәкләр: кунаклар, яшьләр, авылның төп көрәшчеләре. Аларның өчесенә өч тәкә, шулай ук башка бүләкләр каралган. Баш батырга 100 000 сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.
«Өченче ел рәттән хатын-кызлар көрәше! Иң кыю һәм көчле кызлар 100 мең сум өчен көрәшәчәк. Интрига соңгы секундка кадәр сакланачак! Йолдызлы кунак – ТР атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова. Традицион конкурслар, күңелле уеннар, сыйлар һәм шәп кәеф!», – диелә хәбәрдә.

