logo

«Игелекле Казан» Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 20 тонна ярдәм җибәрде

«Игелекле Казан» проектының 20 нче гуманитар конвое Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәренә килде. Максатчан заявкалар буенча формалаштырылган йөкнең гомуми авырлыгы 20 тонна тәшкил иткән.

Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары, Луганск Халык Республикасының Татарстан шефлыкка алган шәһәрләренә кураторлык итүче Ринат Садыйков хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

Ринат Садыйков Казан мэры Илсур Метшинга, предприятиеләргә һәм шәһәр халкына шәхси ярдәмнәре һәм йөкне оператив формалаштырулары өчен рәхмәт белдерде.

«Бүген Лисичанскига Татарстан башкаласы Казаннан зур гуманитар ярдәм килде. Йөкнең нигезенә генераторлар, җылыту приборлары, төзелеш материаллары һәм инструментлары, җылылык вентиляторлары, радиаторлар һәм җылылык пушкалары кергән. Болар барысы да җылыту сезонында һәм объектларны кышка әзерләү чорында аеруча кирәк», – дип билгеләп үтте ТР вице-премьеры.