Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре кысаларында Ухань шәһәрендә булды. Анда CNCEC һәм Wuhuan Wgineering компанияләре җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрде.
Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
CNCEC, Кытай милли химия-инжиниринг төркеме, инженер контрактлары, технологик процессларны тикшерү, геологик-разведка эшләре белән шөгыльләнә һәм химия, нефть химиясе, фармацевтика сәнәгатендә, энергетикада, күмер тармагында, төзелештә һәм инфраструктурада тиешле хезмәтләр күрсәтә.
Компания Кытай территориясендә 90 процент химия һәм 70 процент нефть химиясе проектларын гамәлгә ашыруда катнашкан.
Татарстанның CNCEC белән хезмәттәшлеге 2010 елда башланды. Компания тәҗрибәсе нәтиҗәсендә республика өчен генә түгел, бөтен ил өчен әһәмиятле «Амонний» проекты гамәлгә ашырылды, дип яза Татар-информ.




