«Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты кысаларында 2026 елның 22 маеннан 30 июненә кадәр Владимир Даль мирасына багышланган Бөтенроссия акциясе узачак.
Чара язучының тууына 225 ел тулу уңаеннан үткәрелә.
Россия мәдәният министры урынбасары Жанна Алексеева билгеләп үткәнчә, Владимир Даль рус телен халыкның «тере хәтере» итеп саклап калган. Ул төзегән сүзлектә 200 меңгә якын сүз һәм 30 мең мәкаль тупланган.
Акциядә Россиянең төрле төбәкләреннән мәктәп укучылары катнаша ала. Катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә көч сынашачак:
-
«Диалект сүзләре» — Даль сүзлегендәге диалектизмнар кулланып видеоролик төшерү;
-
«Остаз белән рольләр буенча уку» — укытучы яки китапханәче белән бергә әкият уку;
-
«Гаилә рольләре буенча уку» — гаилә әгъзалары белән әкият уку;
-
«Башваткыч» — мәкальләр һәм әйтемнәр буенча ребус яки шарада уйлап табу;
-
«Даль әкиятләре дөньясы» — әсәрләр буенча театраль тамаша әзерләү.
Катнашу өчен 2026 елның 22 маеннан 30 июненә кадәр «Культурадляшкольников.РФ» порталы аша гариза тапшырырга кирәк.
Экспертлар иң яхшы 100 эшне сайлап алачак. Җиңүчеләрнең эшләре проект сайтында басылачак, нәтиҗәләр 2026 елның 4 августында игълан ителәчәк.








