Солы боткасын даими куллануның файдасы бармы? Аны ни дәрәҗәдә еш ашарга кирәк? Медицина фәннәре докторы, гепатолог Сергей Вялов үзенең блогында шу хакта аңлаткан, дип яза «Российская газета».
Табиб әйтүенчә, соңгы мәгълүматларга караганда, көн саен өч грамм һәм күбрәк бета-глюкан (эри торган клетчатка – солы боткасында күп) кулланганда, холестеринны 0,25 ммоль/л күрсәткеченә төшерергә мөмкин. Клетчатка шулай ук эчәкләрдә яман шеш килеп чыгу куркынычын киметә.
Табиб басым ясап әйткәнчә, тышчасыннан чистартылмаган ярмадан пешерелгән солы боткасы кан басымын да ике-өч миллиметрга төшерүгә ярдәм итә.
«Йөрәк-кан тамырлары сәламәтлеге өчен көненә 60-80 грамм ярмадан пешерелгән ботка ашау бик файдалы булачак», – дип аныклап үткән Вялов.
Белгеч чистартылган продукттан пешерелгән ризыкны атнасына ким дигәндә 2-3 тапкыр солы боткасына алыштырырга киңәш иткән. Болай эшләгәндә, кандагы шикәр микъдары да күтәрелмәячәк, дигән ул. Табиб аңлатып үткәнчә, үзле клетчатка ферментларның крахмал белән кушылуын акрынайта.
«Шикәр чире янаган кешеләрдә (преддиабет) солы ярмасын рационга керткән очракта, тән тукымаларының инсулинга сизгерлеге 20-30 процентка яхшыра», – дигән ул. Шул ук вакытта табиб солы боткасын кичен дә кулланырга мөмкин булуын искәрткән.
Солы боткасы – иртәнге ризык, дигән фикер дөрес түгел, дигән табиб.
Аның әйтүенчә, кичен аны ашау икенче көнне иртән ач карынга глюкоза микъдарын киметү мөмкинлеге бирә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.







