Бүген депутатлар җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 20нче утырышында 2025 елда ТР Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган хисап турында фикер алышачак. Аны ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итә.
Утырышның көн тәртибенә барлыгы 15 мәсьәлә, шул исәптән республиканың алты закон проекты кертелгән. Алар барысы да беренче укылышта карауга әзер.
Әйтик, парламентарийлар дәүләт гражданлык хезмәте, мәгълүмати системалар һәм мәгълүматлаштыру, инвалидларның социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектларыннан һәм аларда күрсәтелә торган хезмәтләрдән файдалана алуын тәэмин итү, вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы законнарга, шулай ук Татарстанның аерым закон актларына үзгәрешләр кертә торган канун проектларын караячак.
Депутатлар шулай ук Татарстанның Балтач районындагы Ямбурово бистәсен бетерү турындагы закон проекты хакында да фикер алышачак.
Моннан тыш, сессиянең көн тәртибендә ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты составына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе дә бар. Анда Фәрит Мөхәммәтшин депутат вәкаләтләрен өстеннән төшергәннән соң «Бердәм Россия» партиясенең республика исемлеге буенча теркәлгән кандидат буларак ТР Дәүләт Советы депутаты мандатын алган Лотфулла Шәфигуллин эшләргә теләк белдерде.
Утырышта шулай ук ТР Иҗтимагый палатасының 2025 елда республикада гражданлык җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турындагы доклады тәкъдим ителәчәк. Хөкүмәт сәгате вакытында парламентарийлар Татарстанда архив тармагын цифрлаштыру турында мәгълүмат тыңлаячак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.






