logo

Ир-ат метрода поезд астына эләгеп һәлак булган

Мәскәүдә бер ир-ат метро поезды астына эләгеп һәлак булган. Бу хакта «ТАСС» хәбәр итә

«Ир-ат «Преображенская площадь» станциясендә поезд астына юлга егылып һәлак булган», – дип хәбәр иткән оператив хезмәтләр.

Фаҗигадән соң метроның бу линиясендә поездларның хәрәкәт интервалы вакытлыча арттырылган. Хәзер инде хәрәкәтне торгызганнар.