Казан үзәгендәге Черек күлдә батып үлгән ир-атның гәүдәсен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
«Татар-информ»га билгеле булганча, төнлә, сәгать икеләр тирәсендә, ир-ат күлдә коенырга булган. Ул 10-15 минут йөзгән, шуннан соң батып үлгән.
Гәүдәсен иртән генә тапканнар. Һәлак булучының шәхесе әлегә ачыкланмаган. Аңа якынча 25 яшь.



