Татарстанда социаль ипотека программасы буенча торак алу өчен республика яшьләре арасындагы конкурска гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Руслан Семёнов сөйләде.
Конкурс 2012 елдан бирле Татарстан Студентлар лигасы инициативасы белән ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә уздырыла. Беренче елда җиңүчеләргә ун фатир бирелгән, 2013 елда – яшь лидерлар 14 фатир һәм студентларның хезмәт отрядлары җитәкчеләре тагын дүрт фатир алган. Алга таба квота елына 49 фатирга кадәр арттырылган. Программаны гамәлгә ашыру вакытында Татарстанның яшьләр сәясәтендәге 538 активист үзләренең торак шартларын яхшырта алган.
Программада 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Татарстанда даими яшәү урыны буенча теркәлгән Россия гражданнары катнаша ала. Гаризаны җәмәгать оешмалары активистлары, яшьләр сәясәте проектларында катнашучы студентлар, яшь галимнәр һәм белгечләр, дәүләт оешмалары хезмәткәрләре, яшьләр белән эшләүче белгечләр, югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучылары, яшь муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук авылда яшәүче яшьләр бирә ала.
Катнашуның төп шартларының берсе – торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык критериена туры килү (гаиләнең бер әгъзасына туры килгән мәйдан 18 квадрат метрдан азрак булырга тиеш). Моннан тыш, катнашучының социаль ипотека буенча түләүләрне вакытында түләргә мөмкинлек бирүче кереме һәм фатир бәясенең 10%ыннан да ким булмаган күләмдә башлангыч түләүне кертү (первоночальный взнос – авт.) мөмкинлеге булырга тиеш.
Руслан Семёнов сүзләренчә, яшьләрнең торак конкурсы Россия өчен уникаль проект булып тора. Татарстан яшь активистларга мондый ярдәм күрсәткән бердәнбер төбәк булып кала бирә.
«Бу чыннан да безнең сәләтле яшьләребезгә ярдәм итү өчен этәргеч, егетләр һәм кызлар чит җирләргә китмәсен өчен зур мөмкинлек. Яшьләр бу ярдәм чарасын югары бәяли. Без башка төбәкләрдәге хезмәттәшләребезгә конкурсыбыз турында сөйләгәндә, күпләр үзләрендә дә шундый ук механизм кертергә тели», – диде министр урынбасары.
Конкурс берничә этапта уза. Беренче булып катнашучыларга электрон анкета тутырырга һәм 2021 елдан 2026 елга кадәрге чордагы торак шартларын, керемнәрен һәм казанышларын раслаучы документларны тапшырырга кирәк. Документларны һәм портфолиоларны читтән торып бәяләгәннән соң, 60 катнашучы алдагы этапка үтәчәк, аның нәтиҗәләре буенча 49 җиңүче билгеләнәчәк.
«Үткән елда 300гә якын гариза килгән иде. Бүгенге матбугат конференциясеннән соң алар тагын да күбрәк булыр дип өметләнәбез. Бу чыннан да көчле егетләр һәм кызлар – республикабыз чәчәк атсын өчен һәр көн хезмәт куючы һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда катнашучы активистлар», – дип ассызыклады Руслан Семёнов.
Катнашучылар фатирларны Казанның «Салават Күпере» торак районында һәм Дәүләт торак фондның республика районнарындагы төзелеш объектларында сатып ала алачак. Конкурска гаризалар кабул итү 2026 елның 9 августына кадәр дәвам итәчәк.






