Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының «Шүрәле» балеты «Театр в кино» проекты кысаларында «Мир» кинотеатрында күрсәтеләчәк.
«Татарстанның сәхнә сәнгате энҗесе бу проект кысаларында Россия прокатына чыга», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Балет киноверсиясенең премьерасы 14 апрельдә көтелә – аны Россиянең 70тән артык шәһәрендә кинотеатрлар челтәрендә карап булачак.
Әлеге версиядә төп рольләрне Татарстанның атказанган артистлары Аманда Гомес (Сөембикә), Антон Полодюк (Былтыр) һәм Вагнер Карвальо (Шүрәле) башкара.
- «Шүрәле» — сәхнә тарихында беренче татар балеты. Габдулла Тукай әкиятләре нигезендә Фәрит Яруллин, Әхмәт Фәйзи һәм Л.В. Якобсон тарафыннан иҗат ителгән. Бүгенге көнгә кадәр Санкт-Петербургның Мариинский театрында һәм Казанда Татар академия дәүләт опера һәм балет театры репертуарында.






