Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» тантанасы 2026 елның 17 маенда узачак.
Бәйрәм Казанда 12–17 май көннәрендә оештырылачак «Россия – Ислам дөньясы» XVII халыкара икътисади форумының мәдәни программасына кертелгән. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Татарстан җитәкчелеге, Россия төбәкләреннән делегацияләр, төбәк һәм чит ил диния нәзарәтләре вәкилләре, шулай ук мөселман җәмгыятьләре катнашыр дип көтелә.
Бәйрәм программасы 09:00 сәгатьтә Истәлек билгесе янында концерт белән башлана. 10:45 сәгатьтә төп сәхнәдә пролог күрсәтеләчәк, ә 11:00 сәгатьтә Идел буе Болгар дәүләтендә 922 елда Ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены»ның рәсми ачылышы узачак.
12:00 сәгатьтә Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда җәмәгать белән өйлә намазы укылачак. Шуннан соң, 12:30 сәгатьтә, төп сәхнәдә татар артистлары катнашында концерт башлана.
Көн дәвамында, 08:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә күргәзмәләр эшләячәк.
Болгар цивилизациясе музеенда кунаклар «Нәфислек коллекциясе» (фаянс һәм фарфор савыт-саба), «Рәсем сәнгате симфониясе», «Җиңү бүләкләре» экспозицияләре һәм «Каллиграфия сәнгате» шамаиль күргәзмәсе белән таныша алачак.
09:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр музейның беренче катында «Язу тарихы» интерактив мәйданчыгы эшләячәк. Анда урта гасыр карасы ясау технологиясе күрсәтеләчәк һәм гарәп каллиграфиясе нигезләре өйрәтеләчәк.
09:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр «Көрәш» милли көрәш ярышлары узачак.
10:15 сәгатьтә «Кече манара һәм Хан төрбәсе» архитектура комплексы территориясендә «Тәүбә» намазы укылачак.
Көн дәвамында музей объектлары ачык булачак, шулай ук Татарстан халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе һәм сату оештырылачак.






