logo

Чит ил машинасын йөртүче һәлак булды

Чит ил машинасын йөртүче һәлак булды

3 кеше зыян күрде.

Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәте булды. Киа автомобилен йөртүче тыелган юл хәрәкәте билгесен үтәмичә, каршы як полосага чыга һәм урында һәлак була.

Авария Казан-Оренбург трассасының 246нчы километрында була. Киа машинасын йөртүче каршы як полосага чыгып, Renault машинасы белән бәрелешә.

Нәтиҗәдә үзе һәлак була. Икенче машинадагы 3 кешене хастаханәгә озаталар.

Авариянең сәбәпләрен тикшерү эшләре башланды.

Фото Дәүләт автоинспекциясеннән алынды.