Татарстан кунакханәләргә MAX мессенджерындагы «Цифрлы ID» ярдәмендә урнашу мөмкинлеге булган төбәкләр арасында лидерлар рәтенә керде.
Сентябрьдән 50дән артык номеры булган барлык кунакханәләрдә әлеге мөмкинлек мәҗбүри булачак. Татарстаннан тыш, «Цифрлы ID» Псков, Ульяновск, Киров һәм Новгород өлкәләрендә, шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербургта актив кертелә. Ил буенча мондый хезмәт 800дән артык кунакханәдә эшли.
Яңа система буенча 18 яшьтән өлкән туристларга кунакханәгә урнашу өчен MAX кушымтасындагы «Паспорт» бүлеген ачып, «Күрсәтергә» төймәсенә басарга кирәк. Аннары кунакханә хезмәткәре телефон экранындагы QR-кодны сканерлый, һәм кирәкле мәгълүматлар автомат рәвештә кунакханә базасына кертелә.




